+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 июль 2020, 12:30

Мактаулы исем алу - зур мәртәбә

"Уфага "Хезмәт батарлыгы шәһәре" дигән мактаулы исем бирелде. Башкортстанның башкаласы бу югары исемгә уфалыларның сугыш елларында хезмәт каһарманлыгы өчен лаек булды. Бу, һичшиксез, лаеклы бүләк", - дип саный туган якны өйрәнүче Анатолий Чечуха.

"Вакытлар узу белән кешеләр җиңү коралының тылда коелуын оныта башлады. Уфага "Хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән мактаулы исем бирү - ул уфалылар сугыш елларында күрсәткән батырлык һәм каһарманлык турында бик мөһим искә төшерү", - ди тарих фәннәре кандидаты Рамил Рәхимов.
"Уфаның "Хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән мактаулы исем алуы - зур мәртәбә. Бөек Ватан сугышы елларында башкалабыз фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтте. Әле шәһәр күзгә күренеп үсә һәм күркәмләнә", - диде танылган артист, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Фидан Гафаров.
Фото: ufacity.info
Читайте нас