Уфа хәрби хәрәкәтләр зонасы булмады. Уфаны бомбага тотмадылар. Әмма "Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!" лозунгы Бөек Ватан сугышы елларында шәһәр халкы өчен тормыш девизы булды, балалар, үсмерләр, хатын-кызлар тәүлекләр буе Җиңү хакына заводларда эшләде", - дип искә ала экскурсоводлар гильдиясе рәисе Марина Игнатьева.
- Башкалабыз Уфага "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исеме бирелү турында яңалыкны зур дулкынлану һәм горурлык хисләре белән кабул иттем. Без - сугыш һәм тыл ветераннарының уллары-кызлары, оныклары. Башкалабызга кырык сәнәгать предприятиесе күчеп килә, шәһәрдә яшәүче халык саны арта. Уфаның үзенең предприятиеләре дә сугыш өчен кирәк хәрби продукция җитештерә башлый. 14-16 яшьлек үсмерләр станок артына баса. Алар ал-ял белми хезмәт сала, хәтта цехта кунарга да кала. Минем әтиемә цех начальнигы итеп тәгаенләнгәндә 17 яшь була. Ул мин заводта яшәдем дип сөйли иде.
75 елдан соң Уфага "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исеме бирелүне тарихи вакыйга дип исәплим, - диде Марина Игнатьева.