+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июль 2020, 09:40

"Бу хәл мине куркыта"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республикада агымдагы хәл турында сөйләде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республикада агымдагы хәл турында сөйләде.

Төбәк җитәкчесе хәбәр иткәнчә, аны яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәлләр куркыта.

"Без “Роспотребнадзор” күрсәткечләре буенча күчмә фазада торабыз, чикләүләрне бетерүнең икенче фазасына күчә алабыз, ләкин безне 22 яки 23 көндә вәзгыятьнең уңай якка үзгәрмәве нык борчый. 45-55 кешедә тукталдык, шулай барабыз. Бу саннар хәлне тотрыклыландыруыбыз турында сөйли, әмма безнең эшчәнлегебез саннар кимүенә китерми”, – диде Радий Хәбиров.

"Дәваханәләрнең җитди тулылануын терки башладык. Зубовода 201 кеше дәвалана. Әгәр мондый темплар белән барабыз икән, ике атнадан дәваханә тулачак, бу мине хәвефкә сала.

Мин барлык муниципалитет башлыкларына бүген оператив штаблар үткәрергә кушам. Аларда агымдагы хәлләр турында сөйләшегез, проблемалы урыннарны ачыклагыз, инфекция учакларын барлагыз. Һәркем санитар-эпидемиологик кагыйдәләр турында таләпләр куярга тиеш.

Транспортта, барлык сәүдә учреждениеләрендә, муниципаль учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, предприятиеләрдә битлек режимы, һәм, әлбәттә, социаль дистанция сакланырга тиеш.

Болар сезнең контрольдә булырга тиеш".

Фото: gorobzor.ru
Читайте нас