+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 Июля 2020, 10:55

Төркиядә Башкортстан вәкиллеге ачылачак

Карантин чаралары йомшартылганнан соң хезмәттәшлек тагын да үсешергә әзер.

Карантин чаралары йомшартылганнан соң хезмәттәшлек тагын да үсешергә әзер.

Башкортста, коронавируска каршы карантин чаралары йомшарганнан соң, Төркиядә үзенең вәкиллеген рәсми рәвештә ачачак. Мондый йөкләмәне республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә бирде, анда “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

- Төркия бизнесы Башкортстан белән зур кызыксыну белдерә, кайбер проектлар инде эшләтеп җибәрүгә әзер, һәм Төркиядә вәкиллек барлыкка килү безнең тышкы икътисади элемтәләрне көчәйтәчәк, - диде Радий Хәбиров.

Беренче вице-премьер Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәте әзерлек эшен төгәлләде һәм аны августта ук рәсми рәвештә ачарга әзер, дип белдерде.

Шулай ук Башкортстан Башлыгы республика вәкиллегенең Австриядәге эшчәнлеген анализларга кушты.

Республикада тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева хәбәр иткәнчә, 2020 елга илкүләм проектны гамәлгә ашыру буенча өстенлекле бурычлар - хәләл продукцияне тышкы базарларга чыгу, товарларны экспортлауга субсидияләр бирү, кече бизнеска экспорт кэшбегы рәвешендә грантлар бирү.

Пандемия шартларында Австрия, Швейцария, Һиндстан, Үзбәкстан, Беларусь, Кытай һәм Төркиядә онлайн бизнес-миссия узган. Ведомство экспорт эшчәнлеге мәсьәләләре буенча кече бизнес өчен 29 вебинар оештырган. 10 компания үз продукциясен Alibaba һәм Ebay электрон мәйданчыкларында урнаштырган.

Фото:glavarb.ru
Читайте нас