+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июль 2020, 15:15

"Төзелеш эшләрен үзем контрольдә тотачакмын"

Дольщиклар проблемасы бүгенге киңәшмәдә дә күтәрелде.

Дольщиклар проблемасы бүгенге киңәшмәдә дә күтәрелде.
6 июльдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рәдий Хәбиров “Төзелеш сәгате” форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә уздырды.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин өлешчеләрнең бозылган хокукларын тергезү буенча юл картасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Ул хәбәр иткәнчә, узган атнада Нефтекамада "Интерграл" компаниясе 29нчы күпфатирлы йортны файдалануга тапшырган. Шәһәрдә әлеге төзүченең тагын бер проблемалы объекты кала, аны ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.
Моннан тыш, июнь ахырында өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау федераль фондының күзәтчелек советы «Регионстройкомплекс» компаниясенең Уфадагы ике торак йортын - Ленин районындагы 378нче һәм Дорофеев, Чернышевский, Минһаҗев һәм Коммунистик урамнары белән чикләнгән кварталдагы 3нче йортларны төзеп бетерүне финанслау турында карар кабул итте. Әлеге объектларны тергезүгә федераль кеемнәрнең гомум күләме - 667,8 миллион сум.
«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнгән «Башкортстан Республикасы торагы» төбәк проектын гамәлгә ашыру белән Нефтекама һәм Октябрьский муниципалитетлар җитәкчеләре таныштырды. Алар яңа микрорайоннарны үзләштерү проектлары - транспорт инфраструктурасы булдыру, инженерлык челтәрләре салу, социаль объектлар төзү турында сөйләде.
"Садовое кольцо" компаниясе Директорлар советы рәисе Сергей Колунов өлешчеләрнең бозылган хокукларын тергезү эшләре кысаларында "Госстрой" компаниясе объектларын төзеп бетерү белән бәйле агымдагы хәлләр турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, компания 2020 ел ахырына кадәр фатирларны 800дән артык өлешчегә тапшырырга ниятли.
Киңәшмәдә катнашучылар масштаблы проектны гамәлгә ашыруның финанс-икътисади механизмнары турында фикер алышты.
- “Госстрой” белән бәйле хәл - бу проблемаларны вакытында ачыклап, чишелешне тапкан вакытта яхшы оператив эш үрнәге. Шулай ук башка зур төзелешләр - «Миловский парк» һәм «Серебряный ручей» комплекслары белән дә актив эшләргә кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. Бу хәл инде озак вакыт сузыла. Кызыксынучы яклар катнашлыгында бу зур объектлар буенча аерым эшче төркем төзергә тәкъдим итәм. Ул минем шәхси контролем астында даими рәвештә йортларны төзеп бетерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас