Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күпфатирлы йортларны төзүне координацияләү буенча республика штабы төзү турында боерыкка кул куйды.
Аның рәисе итеп Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров билгеләнде. Беренче чиратта штаб иң проблемалы объектлар - Уфадагы "Эрмитаж. Горсовет", "Эрмитаж на Ленина", "Белая река", "Московский", "Миловский парк" һәм "Серебряный ручей" йортлары белән эш итәчәк.
Боерыкка «Төзелеш сәгате» утырышы нәтиҗәләре буенча кул куелды, анда төбәк җитәкчесе, проблеманы тирәнтен тикшерү һәм өлешчеләрнең бозылган хокукларын тергезү мәсьәләләрен хәл итүдә системалы карарлар кабул итү өчен махсус төзелгән структура кураторлык итәчәк, дип билгеләп үтте. Башка объектлар, элекке кебек, Башкортстанның дәүләт төзелеше карамагында калачак.
Штаб даими рәвештә республика Башлыгына мәгълүмат биреп эшләячәк.
- Башкортстанда алданган өлешчеләр төшенчәсе булырга тиеш түгел. Безнең бурыч – төзелеп бетмәгән объектлар белән проблемаларны эзлекле рәвештә хәл итү. Һәм төзелеп бетмәгән мираслардан котылу өчен барысын да эшлибез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото:glavarb.ru