+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 июль 2020, 14:40

"Чит илләр белән дә хезмәттәшлекне ныгытачакбыз"

"Сәнәгать сәгате"ндә "Башнефтегеофизика" җәмгыяте эшчәнлеге тикшерелде.

"Сәнәгать сәгате"ндә "Башнефтегеофизика" җәмгыяте эшчәнлеге тикшерелде.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Сәнәгать сәгате” форматында күчмә киңәшмә уздырды. Ул «Башнефтегеофизика» җәмгыятенең Урал сейсмик экспедициясенең 10нчы сейсморазведка партиясе базасында узды. Быелгы сезонда база Борай районы Тугай авылы янында урнашкан.
Киңәшмә башланыр алдыннан республика җитәкчесе «Башнефтегеофизика» җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты, нефть-газ чыгару тармагының әйдәүче компанияләренең берсе ул.
Төбәк Башлыгына нефть һәм газ яткылыкларын эзләү өчен билгеләнгән "Батыр" сейсмик станциясен күрсәттеләр. Аның шассиен башкаруның берничә варианты бар, шул исәптән чылбыры да. Скважиналарны тикшерү компаниянең "Сервис-Мастер" предприятиесендә җитештерелә торган санлы каротаж станцияләрендә уздырыла.
Радий Хәбиров техника паркын карады, сейсморазведка партиясе персоналын җиһазландыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Вахта ысулы белән эшләүче белгечләр уңайлы хезмәт һәм ял шартларына ия. Аларны азык-төлек белән тагын бер бүлендек авыл хуҗалыгы предприятиесе - Миякә районында урнашкан «Маяк» җәмгыяте тәэмин итә. Ит һәм сөт продукциясе ассортиментын шулай ук сейсморазведка партиясе мәйданчыгында күрсәттеләр.
Төбәк җитәкчесе кыр партиясе коллективына яңа каротаж станциясеннән ачкычлар тапшырды, компания эшенең яхшы оештырылуын билгеләп үтте.
- Предприятиенең бик кызыклы техникасы, җайга салынган процесслары, инвестицияләр һәм табыш буенча күрсәткечләр сокландыра, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без нефть республикасында яшибез, шуңа күрә бездә «Башнефтегеофизика» кебек уникаль тармак производстволары үсүе сөенечле.
Хезмәткәрләр Башкортстан Башлыгына Ишембай янындагы 738нче санлы республиканың беренче нефть скважинасы характеристикалары белән 1934 елгы архив каротаж диаграммасын тапшырдылар.
«Сәнәгать сәгате»ндә «Башнефтегеофизика» җәмгыяте генеральный директорының беренче урынбасары Руслан Кальметьев компаниянең үсеш перспективалары турында сөйләде.
2019 елда геофизик партияләр авыш-юнәлеш һәм горизонталь бораулау өчен яңа телеметрик системалар, шулай ук республика территориясендә сейсморазведка өчен җиһазлар белән тәэмин итә башлады. Бу проектлар 2020 елның февралендә "Инвестсәгать" утырышында каралды. Матди базаны ныгыту нефть яткылыкларында нефть чыгару һәм компаниянең тулай эш нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Проектларны ташламалы кредитлауны тәэмин итү өчен киңәшмәдә катнашучылар республика сәнәгать үсеше фондын капиталлаштыру турында карар кабул итте. Моннан тыш, предприятиегә НИОКР уздыруга федераль субсидия алуда ярдәм итәчәкләр.
«НКМЗ» җәмгыяте коммерция директоры Андрей Голдобин нефть-газ секторның эре компанияләре белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләсен күтәрде. 2002 елда төзелгән Нефтекама бораулау инструментлары заводы базасында предприятие скважина җайланмасын эшләү һәм җитештерү, шулай ук якорь-пакер җиһазларын әзерләү, аларга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белән шөгыльләнә.
«Башнефть» җәмгыяте катлам басымын саклау буенча югары сортлы насослар паркын эксплуатацияләүгә чыгымнарны киметү максатында завод бу җиһазларны яңартырга тәкъдим итте.
- Безнең җитештерү насослары, үз нәтиҗәлелеген раслап, кирәкле сынаулар үтте, - дип билгеләде Андрей Голдобин.
Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә «НКМЗ» һәм «Башнефть»нең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсен өйрәнергә кушты.
- Без зур булмаган предприятиеләрнең ягулык-энергетика комплексының эре проектларында катнаша алуын телибез, - диде Радий Хәбиров. - Әгәр безнең республикада сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерелсә, без аны һичшиксез базарда алга җибәрүгә ярдәм итәчәкбез. Безнең эшнең системалы бурычларының берсе - җитештерүчеләрне һәм кулланучыларны очраштыру.
Бәләбәй «Автокомплект» заводы идарәчесе Андрей Неверов җиңел машиналар һәм автобуслар өчен асылма детальләр җитештерүне һәм руль белән идарә итүне үстерү проектын тәкъдим итте. Алар Русия автозаводларына җибәрелә, шулай ук БДБ илләренә экспортлана.
Коронвирус инфекциясе чорында продукцияне кулланучылар тарафыннан заказлар күләме шактый кимеде. Проектны гамәлгә ашыру киләчәктә табыш күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Быел завод программалы идарә белән 13 яңа станок алачак.
Ярдәм чаралары сыйфатында "Сәнәгать сәгате"ндә катнашучылар производствоны ташламалы финанслау вариантлары турында фикер алышты.
Бәләбәйдә предприятиедән иң якындагы җәмәгать транспорты тукталышына кадәр Көнчыгыш урамында тротуар ремонтлаячаклар.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас