+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 июль 2020, 14:45

"Сәнәгать сәгате" нинди проблемаларны күтәрә?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Сәнәгать сәгате» форматында күчмә киңәшмә үткәрде. Ул "Башнефтегеофизика" акционерлар җәмгыяте Урал сейсмик экспедициясенең 10нчы сейсмик разведка партиясе базасында узды. Бу сезонда база Борай районының Тугай авылы янында урнашкан.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Сәнәгать сәгате» форматында күчмә киңәшмә үткәрде. Ул "Башнефтегеофизика" акционерлар җәмгыяте Урал сейсмик экспедициясенең 10нчы сейсмик разведка партиясе базасында узды. Бу сезонда база Борай районының Тугай авылы янында урнашкан.

Киңәшмә башланыр алдыннан республика җитәкчесе «Башнефтегеофизика» җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты.

Төбәк Башлыгына нефть һәм газ яткылыкларын эзләү өчен билгеләнгән «Батыр» сейсмик станциясен күрсәттеләр. Скважиналарны тикшерү Уфадагы «Сервис – Мастер» компаниясенең бүлендек предприятиесендә санлы каротаж станциялерендә үткәрелә.

Радий Хәбиров техника паркын карады, сейсмик разведка партиясе персоналының җиһазланышы дәрәҗәсен югары бәяләде. Вахта методы белән эшләүче белгечләр хезмәт һәм ял өчен уңайлы шартларга ия. Аларны азык-төлек белән тагын бер бүлендек авыл хуҗалыгы предприятиесе - Миякә районында урнашкан «Маяк» җәмгыяте тәэмин итә. Ит һәм сөт продукциясе ассортиментын шулай ук сейсмик разведка партиясе мәйданчыгында күрсәттеләр.
Төбәк җитәкчесе кыр партиясе коллективына яңа каротаж станциясеннән ачкычлар тапшырды, компания эшенең яхшы оештырылуын билгеләп үтте.

- Предприятиенең техникасы бик кызыклы, җайга салынган процесслар, инвестицияләр һәм табыш буенча күрсәткечләр, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Без нефть республикасында яшибез, шуңа күрә бездә «Башнефтегеофизика» кебек уникаль тармак производствосы үсеш ала.

Башкортстан Башлыгына хезмәткәрләр 1934 елгы архив каротаж диаграммасы, Ишембай янындагы 738 санлы республиканың беренче нефть скважинасы характеристикалары белән тапшырды.
"Сәнәгать сәгате"ндә «Башнефтегеофизика» акционерлар җәмгыяте генеральный директорының беренче урынбасары Руслан Кальметьев компаниянең үсеш перспективалары турында сөйләде.
"Нефтекама машина төзү заводы" җәмгыятенең коммерция директоры Андрей Голдобин нефть-газ секторының эре компанияләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсен күтәрде.

Республика Башлыгы Башкортстан Хөкүмәтенә «НКМЗ» белән «Башнефть» арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләсен эшләргә кушты.

Бәләбәйнең «Автокомплект» заводы идарәчесе Андрей Неверов җиңел машиналар һәм автобуслар өчен руль идарәсе детальләре җитештерүне үстерү буенча проектны тәкъдим итте. Алар Русия автозаводларына китерелә, шулай ук БДБ илләренә экспортлана.

Коронавирус йогышы вакытында продукцияне кулланучылар тарафыннан заказлар күләме сизелерлек кимеде. Проектны гамәлгә ашыру киләчәктә табыш күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Быел ук завод программа белән идарә итүче 13 яңа станок алачак.

Ярдәм чаралары сыйфатында «Сәнәгать сәгате»ндә катнашучылар җитештерүне ташламалы финанслау вариантлары турында фикер алышты. Бәләбәйдә өстәмә предприятиедән алып якындагы җәмәгать транспорты тукталышына кадәрге Көнчыгыш урамында тротуар ремонтланачак.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас