+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 июль 2020, 18:10

Яңа күчмә маммография кабинетлары ачкычлары тапшырылды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белорет, Бөре, Кумертау, Нефтекама һәм Сибай үзәк дәваханәләренә Русиядә җитештерелгән биш күчмә маммография кабинетыннан ачкычлар тапшырды.

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белорет, Бөре, Кумертау, Нефтекама һәм Сибай үзәк дәваханәләренә Русиядә җитештерелгән биш күчмә маммография кабинетыннан ачкычлар тапшырды.

«КамАЗ» шассиена монтажланган мобиль комплекслар автоном файдалану өчен барлык кирәк-ярак белән җиһазландырылган, шул исәптән «Сәламәтлек поезды» акциясе кысаларында да.

БашкортстаХныңн сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, яңа техника, онкологик авыруларны иртә стадияләрдә ачыклап, хатын-кызларның күпчелеген тикшерүне тәэмин итәчәк. 2020 елда барлыгы 162 миллион сумлык 8 күчмә кабинет сатып алынган.

Республика Башлыгы яңа техниканы карады, медперсоналның эш шартларын бәяләде.
- Без җиһазлар сатып алу турында күптән карар кабул иттек, тагын өч машина кайтуын көтәбез. Бу - республиканың бөтен территориясен үз эченә алган заманча, уңайлы комплекслар. Процедура бик күп вакытны биләми. Иң мөһиме, хатын-кызлар безне ишетсен һәм даими рәвештә тикшерүгә килсен иде. Якын арада без ерак торак пунктларга медицина поездларын җибәрә башлаячакбыз, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Сөт бизенең яман шешен иртә ачыклау медикларга - авыруны уңышлы дәваларга, ә пациентларга тулыканлы тормыш белән озак яшәргә мөмкинлек бирә.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас