+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 июль 2020, 18:10

"Янгантау" геопаркы ЮНЕСКО бөтендөнья челтәренә керде

"Янгантау" республика геопаркы Русиядә һәм БДБ илләрендә беренчеләрдән булып ЮНЕСКО бөтендөнья челтәренә керде.

"Янгантау" республика геопаркы Русиядә һәм БДБ илләрендә беренчеләрдән булып ЮНЕСКО бөтендөнья челтәренә керде.

Бу хакта оешманың Ассамблеясендә хәбәр иттеләр, ул коронавирус белән хәл аркасында онлайн узды.

Элегрәк геопаркны булдыруның идея авторы һәм шул исемдәге шифаханә директоры Альфред Акбашев сөйләвенчә, чит ил туристлары өчен мондый статус — маркер, сыйфат һәм хәвефсезлек күрсәткече.

Ачык һавадагы геопарк – музей, аның төп экспонатлары - таулар, мәгарәләр, геологик кисемнәр, минераллар һәм файдалы казылмалар. Илкүләм парклардан аермалы буларак, геопарк туристларга керү мөмкинлеген һәм ачыклыгын күздә тота.

ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә нигез салучы Патрик МакКивер Радий Хәбиров белән очрашу вакытында Глобаль геопарклар челтәрендә 19 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр кешеләрнең үз-үзләрен аямыйча эшләвен күрүе турында әйтте. Геопарк хезмәткәрләре үз сервисын үстерде, башка геопарклар – беренче чиратта «Торатау» белән тәҗрибә һәм белем уртаклашты. Башка төбәкләрдән дә мөрәҗәгать иттеләр — Ульяновск өлкәсенең «Ундория» геопаркыннан килгән хезмәттәшләренә консультация бирделәр.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас