+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 июль 2020, 14:45

Чаң сугарга вакыт!

Эссе көннәр башлану белән республика елгаларында һәм сулыкларында батып үлүчеләр саны кискен артты. Бу атнада гына 6 кеше һәлак булды. Фаҗига шунда, ике көн эчендә Бөре, Салават һәм Авыргазы районнарында 14-17 яшьлек өч бала батып үлде.

Эссе көннәр башлану белән республика елгаларында һәм сулыкларында батып үлүчеләр саны кискен артты. Бу атнада гына 6 кеше һәлак булды. Фаҗига шунда, ике көн эчендә Бөре, Салават һәм Авыргазы районнарында 14-17 яшьлек өч бала батып үлде.

Шушы җәһәттән Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров гражданнарга мөрәҗәгать итә:

Оператив мәгълүматлар буенча, ел башыннан республиканың су объектларында 73 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Статистика күрсәтүенчә, су коенучылар көннең икенче яртысында 14 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр бата.

Суда гражданнарның һәлак булуының өч сәбәбе билгеле:
1) Исерек хәлдә булу;
2) Моның өчен өчен тәгаенләнмәгән урыннарда коену;
3) Балаларны караучысыз калдыру.

Таныш булмаган һәм тыелган урыннарда коенудан тыелырга чакырам. Анда су астында көчле агымнар, чоңгыллар, ботаклар, тирән урыннар, салкын чишмәләр булырга мөмкин.

Исерек хәлдә яки ялгызыгыз гына коенмагыз, ярдан ерак йөзеп китмәгез, елганы яки сулыкны йөзеп чыгарга тырышмагыз, үз көчегезне һәм мөмкинлекләрегезне дөрес бәяләгез.

Балаларны су объектларына үзләрен генә җибәрмәгез, шулай ук яр буенда ял иткәндә балаларны караучысыз калдырмагыз.

Коену өчен бары тик махсус җиһазландырылган пляжлар гына сайлагыз!

Суда хәвефсезлек кагыйдәләре аларны үтәмәгән корбаннарның әниләренең һәм туганнарының ачы күз яшьләре белән сугарылган. Шуңа күрә үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Су объектларында һәрвакыт хәвефсезлек таләпләрен үтәгез!

Якыннарыгызга һәм тирә-юньдәгеләргә аларны бозарга юл куймагыз!

Бары тик бергәләп кенә үз-үзебезне һәм балаларны судагы фаҗигаләрдән саклый алачакбыз!

Фото:ladytrand.ru
Читайте нас