Узган сезонда бу акциядән 2 меңнән артык шәһәр яны поездлары пассажирлары файдаланган.
Башкортстанда яшәүчеләр 13 июльдән 31 октябрьгә кадәр йорт хайваннарын һәм велосипедларны электричкада 1 сумга йөртә алачак. Әлеге вакытта дүрт аяклы дусларны йөртү бәясе 15 сум тора.
БППК мәгълүматларына караганда, компания транспортның иң экологик төренә ярдәм итү һәм йорт хайваннары турында кайгырту йөзеннән, пассажирлар өчен акция булдырган. Узган сезонда бу акциядән 2 меңнән артык шәһәр яны поездлары пассажирлары файдаланган.