Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышының элекке Рәисе Михаил Зайцевның вафат булуына 10 ел.
Уфаның көньяк зиратының Дан аллеясендә республика Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе һәм Уфа шәһәре хакимиятенең беренче башлыгы Михаил Зайцев истәлегенә багышланган тантаналы чара үтте.
Һәйкәлгә чәчәкләр салырга Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов, республика парламенты һәм шәһәр Советы депутатлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре килде.
"Михаил Зайцев республика һәм аның башкаласы тарихына талантлы җитәкче, зур профессионал һәм новатор буларак кереп калды, - диде Константин Толкачев. – Ул миллионлы шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүнең заманча нигезләрен, ә соңыннан республикада парламентаризм нигезен салды. Михаил Зайцев җитәкчелегендә озак вакытка исәпләнгән Дәүләт җыелышы эшчәнлеге нигезләре формалашты. Аның идеяләрен, эшнең төп принципларын парламентта да, шәһәрдә дә аның чордашлары кулланды".
Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, 1995-99 елларда, Михаил Зайцев Дәүләт җыелышын җитәкләгәндә, республиканың югары закон чыгару органы яңа Советлардан соң барлыкка килгән чынбарлыкта формалашкан.
"Беренче чакырылыш Дәүләт җыелышы депутатлары Михаил Зайцев җитәкчелегендә барлык дәрәҗәләрдә дә диярлек закон чыгару механизмын төзеде, алга таба эшләү өчен ышанычлы хокукый һәм методологик нигез булдырды, – ди Константин Толкачев. - Юкка гына безнең Дәүләт җыелышы Русия төбәкләренең закон чыгару органнары арасында беренче булып иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең мөһим өлкәләрен җайга салучы законнар кабул итмәде. Республика парламенты икътисадтагы тамырдан үзгәрешләр шартларында социаль сәясәткә зур игътибар бирүе мөһим. Тормыш ул вакытта сайланган алымнарның дөреслеген раслады".
- Михаил Зайцевның арабыздан китүенә инде 10 ел булса да, күңел һаман ышана алмый. Ул әле дә безнең арада сыман, чөнки аны еш искә алабыз, ул салган нигезләргә таянып эшлибез, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эльвира Аетколова.
Тантаналы чарада катнашучылар Михаил Зайцевның Уфа шәһәр Советында, Уфа шәһәре хакимияте һәм Федерация Советында эшләгән чорын искә алды. Михаил Зайцев турында абруйлы һөнәр иясе, үз энергиясен һәм талантын эшкә биргән намуслы кеше буларак бик күп җылы сүзләр әйтелде.
Белешмә. Зайцев Михаил Алексеевич (1938-2010 еллар) - совет, Русия партия һәм дәүләт эшлеклесе. Хезмәт эшчәнлеген 1956 елда Уфа электр лампасы заводында көйләүче булып башлый.
1963-75 елларда - ВЛКСМның Орджоникидзе райкомы секретаре, Уфа авиация институтының комсомол комитеты секретаре, КПССның Уфа шәһәр комитетының оештыру бүлеге инструкторы, Уфа электр лампасы заводының партком секретаре.
1975-80 елларда - партиянең Орджоникидзе райкомы секретаре, КПССның Уфа шәһәр комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире.
1980-91 елларда - Уфаның Киров район Советы башкарма комитеты, Уфа шәһәр Советы Рәисе.
1992-95 елларда - Уфа халык депутатлары шәһәр Советы рәисе, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы.
1995-99 елларда - Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе.
Русия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советының Федерация эшләре, Федератив килешү һәм төбәк сәясәт комитеты әгъзасы (1997-99 еллар).