+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 Июля 2020, 15:30

Юл да булыр, кошчылык фабрикасы да ярдәм алыр

Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Гафури районына эш сәфәрендә Имәндәш авылында Җилем елгасы аша җәяүлеләр күперен дә карады.

Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Гафури районына эш сәфәрендә Имәндәш авылында Җилем елгасы аша җәяүлеләр күперен дә карады.
Күпер Имәндәш белән Таш-Асты авылларын тоташтыра. Бу - авыл кешеләре өчен бердәнбер юл. Күпер авария хәлендә.
Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов аңлатуынча, быел яз “Башкиргражданпроект” белгечләре корылманы тикшергән, аны реконструкцияләүнең урынсыз булуын ачыклаган.
Радий Хәбиров мәсьәләне хәл итүнең төрле юлларын эшләргә, урау автомобиль юлын булдыруны да күз уңында тотарга кушты.
Фәнзил Чыңгызов Башкортстан гражданнар җәмгыятенә ярдәм фондының грантын алу сәбәпле, якын арада Җилем елгасы ярында халык кәсепләре остаханәсе булачагын да хәбәр итте. Мәйданчыкта курай чәчәге формасында сигез тирмә урнашачак. Биредә төрле фестивальләр үтәчәк, остаханәләрдә милли бизәнгечләр, музыка кораллары, ашлар әзерләнәчәк.
Родина авылында Радий Хәбиров “Восход-СТ” кошчылык фабрикасының җитештерү мәйданчыгында булды. Предприятиедә 167 мең баш тавыкка ферманы модернизацияләү проектын тормышка ашыралар. Йомырка җитештерү елына – 50 миллионга, кош ите 50 тоннага кадәр җитәргә тиеш. Проектка гомум инвестицияләр күләме – 140 миллион сум.
Кошчылык фабрикасы җитәкчесе Рөстәм Бакиров киләчәк үсеш мөмкинлекләре турында сөйләде, предприятиенең ташламалы кредит алуда авырлыклар кичерүен билгеләде.
Төбәк җитәкчесе эшкуарны дәүләт ярдәме вариантларын тикшерү өчен “Инвестиция сәгате” утырышына чакырды.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас