+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 июль 2020, 17:10

Башкортстанда “NATURE KARAIDEL 2020 " республика туристик форумы узды

Бу - республикада пандемиядән соң узган беренче күчмә чара.

Бу - республикада пандемиядән соң узган беренче күчмә чара.

2020 елның 9 июлендә Караидел районында “NATURE KARAIDEL 2020” республика туристик форумы үтте. Бу - республикада пандемиядән соң узган беренче күчмә чара.
Бу чара Башкортстанның эчке туризмын, аерым алганда, Караидел районының туристлык потенциалын үстерүгә, шулай ук республиканың туристик оешмалары һәм агентлыклары төбәкнең кызыклы маршрутлары белән танышуга юнәлтелгән.
Элегрәк республиканың әйдәп баручы туристик агентлыклары өчен 2020 елның 6 июленнән 8 июленә кадәр форум кысаларында Караидел районы буенча реклама туры оештырылды. Инфо-тур программасы Уфа елгасы буйлап салда йөзүне, районның берничә туристик базасына, Шишмарал чыганагына баруны, мастер-классларны һәм башкаларны үз эченә алган.
Караидел районының туристлык потенциалы бик югары: 44 мәдәни мирас объекты, 19 археология һәйкәле, 25 тарих һәм архитектура һәйкәле, 12дән артык ял базасы исәпләнә.
Туризм үсешенә уңай климатик факторлар булу да яхшы тәэсир итә. Былтыр Караидел районында ял итүчеләр агымы туристик сезонга 165 мең кеше тәшкил иткән, бу 2018 елга караганда 4 процентка күбрәк.
Форум эшендә Караидел районы хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин, республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков, Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча республика дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев, Кунакчыллык индустриясе гомумдәүләт берлеге вице-президенты, башкарма директоры Алексей Волков катнашты. Модератор булып Туризм буенча республика дәүләт комитеты рәисе урынбасары Элина Гатауллина чыгыш ясады.
Форумның төп мизгеле Кунакчыллык индустриясе оешмаларының илкүләм берлеге һәм Туризм буенча республика дәүләт комитеты арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую булды.
Документ туристлык агымын арттыруга, кунакчыллык өлкәсенә кагылышлы норматив хокукый актларны камилләштерүгә, һөнәри тармакара туристлык берләшмәсенең бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән ярдәмне күздә тота. Яклар квалификацияле кадрлар әзерләү өчен шартлар булдыру, туризмда һөнәрләрнең репутациясен яхшырту, шулай ук туристлык өлкәсендә хезмәт күрсәтү һәм сервис дәрәҗәсен арттыру турында килеште. Кунакчыллык өлкәсендә туризм проблемаларын хәл итү буенча дәүләт хакимияте органнарына тәкъдимнәр эшләү, шулай ук 2035 елга кадәр Русия территориясендә туризмны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруда ярдәм итү планлаштырыла.
Барлык катнашучылар өчен Караидел елгасы буйлап теплоходта йөрү һәм туристик объектларга сәяхәт оштырылды.

Фото: tourism.bashkortostan.ru


Читайте нас