Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Документның яңа эчтәлегенә ярашлы, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен, азык-төлек кибетләренә, даруханәләргә, элемтә салоннарына мөрәҗәгать итү, бакча һәм дача участокларына, зиратларга бару очракларыннан тыш, 26 июльгә кадәр үзизоляция режимы мәҗбүри рәвештә саклана.
15 июльдән яңа коронавирус йогышын кертүне һәм таратуны булдырмау буенча оператив штаб карары нигезендә штатында даими нигездә эшләүче медицина хезмәткәре булган балалар шифаханәләре, профилакторийлары, шифаханә-сәламәтләндерү лагерьлары, аерым балалар сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьлары, хезмәт һәм ял лагерьлары эшчәнлеген башлап җибәрәчәк.