Башкортстанда COVID-19 авырулары саны 6 меңгә якынлаша. Бүгенгә авыру йоктуручылар 5921 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә 46 кешегә арткан.
Республикада сәламәтләнүчеләр саны 3994 кешегә җитте, узган тәүлектә 32 кеше савыккан. Үлүчеләр саны, статистика мәгълүматлары буенча, үзгәрмәгән, ул 19 кеше тәшкил итә.
Русия буенча тагын 6615 яңа авыручы ачыкланган, 3615 кеше сәламәтләнгән, узган тәүлектә 130 кеше үлгән.