+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 июль 2020, 11:05

"Шәм белән эзләдек"

Радий Хәбиров бер район башлыгын тәүлек буе эзләвен сөйләде...

Радий Хәбиров бер район башлыгын тәүлек буе эзләвен сөйләде...
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, ул тәүлек буе бер районның хакимият башлыгын таба алмаган...
Төбәк Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Радий Хәбиров әйтүенчә, республика җитәкчесеннән тыш, аны Башлык Хакимияте җитәкчесе дә, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры, вице-премьер Ленара Иванова да эзләгәннәр.
- Хөрмәтле муниципалитет башлыклары! Без бу якшәмбедә бер район хакимияте җитәкчесен факеллар белән эзләдек, - диде ул киңәшмәдә. - Мондый коронавирус таралу чорында эшләгәндә башлыкларны таба алмыйбыз икән, мин сезгә карата нинди дә булса карарлар кабул итәчәкмен. Мондый режимда һәркем урында булырга тиеш!
Башкортстан Башлыгы аны «кимсетмәсен» өчен бу чиновникның исемен атамады.
Фото:ufa.mk.ru
Читайте нас