+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 июль 2020, 13:00

"Бизнес белән власть арасында диалог булырга тиеш"

Гыйнвардан майга кадәр республикада кече һәм урта бизнес предприятиеләре 127 600гә арткан.

Гыйнвардан майга кадәр республикада кече һәм урта бизнес предприятиеләре 127 600гә арткан.
Бүген Уфада узучы «БИЗНЕСны яклау: G2B. партнерлыкның эволюциясе» Халыкара форумының төп чарасы «Бизнес һәм Власть: партнерлык эволюциясе» булды. Модератор булып РБ Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров чыгыш ясады. Пленар утырышның төп спикерлары - Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов.
Утырышны ачып, Андрей Назаров Уфада мондый дәрәҗәдәге форумны үткәрүнең тулысынча закончалыклы булуын билгеләп үтте, чөнки Башкортстан соңгы ел ярым эчендә үсеш темпларында шактый өстәгән, шул исәптән инвестицияләр җәлеп итү һәм эшкуарлык даирәсе белән эшләү өлкәсендә дә. Былтыр республикада кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәменә 1,2 миллиард сум юнәлтелгән.
2020 елның гыйнварыннан маена кадәр республикада кече һәм урта предприятиеләр саны кимемәде, ә 127 600гә кадәр артты. Әлеге күрсәткеч буенча республика Русия Федерациясендә 12нче һәм Идел буе федераль округында 4нче урыннарны алды. Моңа республикада агымдагы салым йөкләнешен киметү һәм зыян күрүчеләрне ел ахырына кадәр республика һәм муниципаль милек буенча аренда түләүләреннән азат итү өлешендә кабул ителгән нәтиҗәле чишелешләр ярдәм итте.
- Бүген без күрәбез: хакимият һәм бизнес арасында тыгыз, әмма шул ук вакытта имин һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек төзергә мөмкин. Республика җитәкчелеге кабул иткән барлык чараларның да системалы характерда булуы мөһим, - дип ассызыклады беренче вице-премьер.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас