Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясе нигезендә, штатта даими нигездә эшләүче медицина персоналы булган, шулай ук балаларны дәвалау үткәрелә торган «Профилакторий» яки «Санатор-сәламәтләндерү лагере» статусына ия аерым сәламәтләндерү учреждениеләре, шулай ук аерым балалар сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьлары, хезмәт һәм ял лагерьлары, яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб карары нигезендә, 2020 елның 29 июленнән үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк.
Моннан тыш, Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына атна саен сишәмбе (15.00 сәгатьтә) коронавирус инфекциясе таралу мәсьәләләре буенча булган дөрес мәгълүматлар нигезендә брифинглар үткәрергә кушылды.
Фото:https://glavarb.ru/rus/