Бүген Белорет районында кыйммәтле агачлар үскән урман янгыннарын сүндерәләр.
Бүген 12:36 сәгатьтә районның бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте пультына Белорет авылы тирәсендә урман массивының януы турында хәбәр килгән. Оператив мәгълүмат буенча, бу вакытта янгын мәйданы 3 гектар булган. Урынга Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасы көчләре һәм чаралары җибәрелгән.
Янгынны сүндерүгә барлыгы 27 берәмлек техника һәм 100гә якын кеше, шул исәптән ирекле ярдәмчеләр дә җәлеп ителгән. Урман торак йортларга якын янса да, халыкны эвакуацияләү таләп ителмәгән. Төп янгын учагын оператив рәвештә сүндергәннәр.
Янгын сүндерүчеләр ут таралуга юл куймау буенча эшне дәвам итә.
Шулай ук бүген Белорет районының Үзән урманчылыгында ике тапкыр урман янган, ә 14:29 сәгатьтә Тирлән урманчылыгында 3 гектар мәйданда янгын чыгу турында хәбәр килгән.
Моннан тыш, 15 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Көньяк Урал тыюлыгы территориясендә, Реветь авылы тирәсендә бишенче урман янгыны турында да хәбәр булган.
Фото: Сайт администрации Белорецкого района.