Пандемия күпләрне авыр хәлдә калдырды.
Бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров үткәргән Президиум утырышында хезмәт базарындагы хәл турында фикер алыштылар.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренчә, 13 июльгә булган мәгълүматларга караганда, ел башыннан эшсез гражданнар саны 5,2 тапкыр арткан һәм 95 мең кеше тәшкил иткән. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшләүче гражданнарның гомум саныннан 5 процент тәшкил иткән.
Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең 46 проценты бер ел, яки аннан озаграк эшләми, я рәсми эш урыны булмаган. Алар эшсезлек буенча пособие ала (гыйнвардан апрельгә кадәр - 1725 сум, майдан июльгә кадәр - 5175 сум). Балигъ булмаган балалары булган эшсез гражданнар июнь-августта һәр балага 3 мең сум акча ала. Эшсезлек буенча пособие түләүгә быел федераль бюджеттан 2,5 миллиард сум акча кергән.
- Җәй башыннан эш бирүчеләр ирекле эш урыннары турындагы мәгълүматларны активрак бирә башлады, - дип билгеләде Ленара Иванова. - Июньдә мәшгульлек үзәкләренә 21 меңнән артык вакансия кертелгән, шуларның 96 проценты - республика эчендәге вакансияләр. 13 июльгә республика банкында 40 меңнән артык вакансия игълан ителгән.
- Халыкның эш белән тәэмин ителеше - бүген безнең эшнең мөһим юнәлешләренең берсе, аны контрольдә тотарга кирәк, - дип йомгак ясады беренче вице-премьер Андрей Назаров. - Без хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча барлык чараларны күрергә тиеш. Кешеләр эшсез калырга тиеш түгел.