+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 июль 2020, 06:53

Эссе көннәр кайчан узачак ?

Сагынырбыз әле...

Сагынырбыз әле...

Бу атнада Уфада 40 градуска җитеп килүче эсселек атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. «Гисметео» порталы мәгълүматлары буенча, 18 июльгә кадәр термометр баганалары 34-36 градусны күрсәтәчәк.

Якшәмбе, 19 июльдә, республика башкаласында һава торышы кискен үзгәрәчәк. Һава температурасы көндез +25 һәм төнлә +20 булачак, әлегә кадәр булган бер болытсыз һава торышын яңгыр һәм яшенле яңгырлар алыштырычак.

Мондый хәл август уртасына кадәр сакланачак. 30 градуслы эсселек шул вакытта гына кире кайтуы мөмкин.

Эссе җәйнең кадерен белеп калыйк!

https://go.mail.ru
Читайте нас