+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 июль 2020, 16:59

Исән йөреп, сау кайтыгыз, егетләр!

Башкортстан Русия Федерациясенең Кораллы Көчләренә 5 меңнән артык егет озатты, бу Үзәк хәрби округның башка төбәкләре белән чагыштырганда, иң күп хәрби хезмәткә алынучылар саны. Егетләр бөтен Русия буенча, Калининградтан алып Владивостокка кадәр, гаскәрләрнең барлык төрләренә изге бурычларын үтәргә китте.

Русия Федерациясе Президентының 2020 елның 30 мартындагы 232 санлы указы нигезендә запастагы гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 1 апрельдән 15 июльгә кадәр үткәрелде.

Башкортстан хәрби комиссары Игорь Харченко билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясенә юл куймау максатыннан Хәрби комиссариат моңарчы күрелмәгән чаралар кулланган. Һава судноларында, поездларда һәм автобусларда алдан дезинфекция үткәрелгән. Хезмәт итү урыннарына китәр алдыннан егетләр коронавирус инфекциясе булу-булмауга тестлар тапшырган.

Белешмә: язгы чакырылышта Башкортстаннан армиягә чакырылучыларда коронавирус инфекциясе ачыкланмады.

Агымдагы елның язында Башкортстаннан 7 егет фәнни ротага китте. Алар Воронежда, Санкт-Петербургта, Сергиев Посадта һәм Анапада (4 кеше) хезмәт итәчәк.

Белешмә:
Башкортстаннан 2014 елдан бирле барлыгы 68 кеше фәнни роталарга чакырылган.

"Егетләрдә, бигрәк тә безнең төбәкнең муниципаль районнарыннан булганнарда, армиядә хезмәт итү теләге зур. Югары белемле, җитди конкурс сайлап алуын узып, фәнни роталарда хезмәт итүче яшьләр дә бар. Күп кенә егетләр контрактка кул куя һәм үз эшчәнлекләрен фәнни роталарда дәвам итә", - дип ассызыклады Башкортстан хәрби комиссары Игорь Харченко.

Фото: https://go.mail.ru

Читайте нас