+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 июль 2020, 19:50

Иң яхшы проект өчен тавыш бирегез!

Туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенрусия конкурсы сайтында иң яхшы проект өчен тавыш бирү башланды.

Туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенрусия конкурсы сайтында иң яхшы проект өчен тавыш бирү башланды.

16 июньдә илдә беренче тапкыр туристик-рекреацион кластерлар булдыру һәм Русиядә экотуризмны үстерү буенча Бөтенрусия конкурсы старт алды. Башкортстаннан конкурска ике проект тәкъдим ителгән: "Башкирия йөрәге" һәм "Көчле Ирәмәл". Хәзер иң яхшы проект өчен тавыш бирү башланды!

Конкурс сайтында тавыш бирергә мөмкин: https://priroda кlife/geography/

«География» бүлегендә сез регионны сайлыйсыз, алга таба «йөрәк»кә басып, проект өчен тавыш бирәсез.

Тавыш бирү 23 июльдә тәмамлана. Тавыш бирү нәтиҗәләре 28 июльдә конкурс комиссиясе утырышында тәкъдим ителәчәк. Иң күп лайк җыйган, әмма ТОП-30га кермәгән проект конкурсның икенче этабына узачак һәм акселерация программасында башка финалистлар белән беррәттән катнашачак 31нче проект булу мөмкинлегенә ия булачак.

Үзебезнекеләргә тавыш бирик, дуслар!

Фото: uraloved.ru
Читайте нас