+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июль 2020, 16:20

Күл уртасында йоклап киткән...

Коткаручылар 20 июньнән башлап кына да 24 кешенең гомерен саклап калган.

Коткаручылар 20 июньнән башлап кына да 24 кешенең гомерен саклап калган.

Башкортстанда “Суда коткару” (БРООСВОД) төбәк иҗтимагый оешмасы коткаручылары көн саен республика сулыкларында ял итүчеләргә ярдәмгә килә. 20 июньнән башлап кына да алар 24 кешенең гомерен коткарып калган.

15 июльдә Кандракүлдә коткаручылар Марат Галин, Фәнүс Арсланов, Марат Йосыпов һәм Ришат Рәхимкулов резина көймәдә ярдан ике чакрым ярымга ерак киткән өлкән яшьтәге парга ярдәмгә килгән. Өстәвенә, аларның ишкәкләре сынган булган.

Тагын өч хатын-кызны матраслары белән җил ярдан еракка алып киткән. Коткаручылар тагын бер ял итүчене күл уртасында матраста йоклап ятканда табалар. Аны коткаручы Марат уяткач, гаҗәпләнүенең чиге булмый. Хатын аңа ярдәме өчен рәхмәт белдерә.

Тагын бер коткарылучы — Марат исемле яшь егет. Җил сеңелесенең түгәрәк йөзгечен эчкә алып кереп киткәч, ул аны алып чыгарга уйлый. Тик бераздан егет көче беткәнен аңлый, түгәрәк йөзгечкә тотынып, көч җыя һәм ярдәм килгәнен көтә. Аның бәхетенә ярдәмгә коткаручылар килеп җитә.

Фото: rusunion.com
Читайте нас