Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Сәламәтлек сәгате” форматында бу авыруларны профилактикалауга һәм дәвалауга багышланган чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Сәламәтлек сәгате” форматында коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә, шулай ук онкологик авыруларны профилактикалауга һәм дәвалауга багышланган чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус йогышы турында агымдагы хәлне хәбәр итте.
– Узган тәүлектә төбәктә COVID-19 белән зарарлану буенча 57 яңа очрак теркәлгән, соңгы вакытта мондый динамика тотрыклы күзәтелә, – дип билгеләп үтте министр. — Башкортстанда пандемия вакытында яңа инфекциягә ярты миллион тест уздырдык, бу башта планлаштырылган саннардан ике тапкыр күбрәк.
Республика Башлыгы COVID-госпитальләр өчен койка фонды запасы белән кызыксынды.
— Госпиталь базаларында COVID-19 белән пациентларны дәвалау өчен өч меңгә якын урын булдырылган, кырык сигез сәгать эчендә без тагын мең койка ачарга әзер, – дип җавап бирде Максим Забелин.
Башкортстан Башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгына COVID-19 белән авырганнарның плазма тапшыру процессын анализларга кушты. Бүгенге көндә республикада авыруларга 650 тапкыр кан плазмасы бирү ясалган инде һәм, статистика күрсәткәнчә, 70 процент очракта пациентларның хәлен яхшыртуга ирешкәннәр.
– Әгәр моның файдасы бар икән, һәм мондый плазма донорлары кирәк икән, без аларны финанс ягыннан стимуллаштыруның өстәмә механизмнарын карарбыз, — диде Радий Хәбиров. — Моннан тыш, коронавирус белән авырган табиблар сентябрь аенда республиканың шифаханәләренә тернәкләнүгә бара алачак. Шулай ук безнең табибларның Карачай-Черкесс һәм Амур өлкәсендә уңышлы эшләвен дә билгеләп үтәсем килә.
Аннары “Сәламәтлек сәгате”ндә онкология авырулары белән көрәшне оештыру процессы турында фикер алыштылар. Бүген яман шештән үлүчеләрнең гомум саны 15 процентка якын булган үлем сәбәпләре исемлегендә икенче урында тора.
Бер айдан соң республика онкодиспансерының хирургия корпусы янкормасын файдалануга тапшыру һәм амбулатор онкология ярдәме үзәкләре (ЦАОП) ачылуы белән бу өлкәдәге хәл яхшырырга тиеш. Әйтик, узган ел ярым эчендә андый үзәкләр Күмертау, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак, Белорет, Бәләбәй һәм Уфада ачылган.
Фото: glavarb.ru