+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июль 2020, 20:05

Уфада “Ростех" авиация кластерының һөнәри белем бирү үзәге төзеләчәк

Бу эшләргә старт Уфа моторлар төзү берләшмәсенең 95 еллыгын бәйрәм итүгә килгән Мәскәү кунаклары катнашлыгында биреләчәк.

Бу эшләргә старт Уфа моторлар төзү берләшмәсенең 95 еллыгын бәйрәм итүгә килгән Мәскәү кунаклары катнашлыгында биреләчәк.

Бүген, 16 июльдә, Башкортстанга эш визиты белән Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, “Ростех” дәүләт корпорациясе генеральный директорының беренче урынбасары Владимир Артяков, “Ростех” авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков, шулай ук авиация тармагының әйдәүче компанияләре — “Берләшкән двигательләр төзү корпорациясе”, “Русия вертолетлары”, “Технодинамика” җитәкчеләре килде. Уфа аэропортында аларны республика Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Делегация вәкилләре Уфа моторлар төзү производство берләшмәсенең 95 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашачак.

Моннан тыш, кунаклар катнашлыгында Уфада “Ростех” дәүләт корпорациясе авиация кластерының һөнәри белем бирү үзәге төзелешенә старт биреләчәк. Башкортстан белән “Ростех”ның алдагы хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча махсус ведомствоара комиссия утырышында фикер алышачаклар.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас