+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 июль 2020, 10:48

Бөрҗән урманнары яна, ярдәмгә килегез!

Республиканың Бөрҗән районында урман янгыннары котыра.

Республиканың Бөрҗән районында урман янгыннары котыра.

Район үзәге Иске Собхангулда яшәүчеләр, бөтен авылны төтен каплады, ә ут акрын гына торак йортларга шуыша, ди. Кайберәүләр, мөмкин булганча, кечкенә балалары белән торак пункттан чыгып китә, чөнки биредә тын алу көннән-көн катлаулана.

Битараф булмаган авыл халкы берләшеп, социаль челтәрләр аша, үз теләкләре белән урман янгыннарына каршы көрәшкә кушылуны сорап, халыкка мөрәҗәгать итә.

«Район яңгырсыз интегә. Янгын сүндерү өчен кичекмәстән ярдәм кирәк. Көн саен хакимият бинасы яныннан автобус китә. Үзең белән көрәк алырга кирәк. Янгын сүндерүдә катнашучыларга 500 сум акча түләү каралган, төшке аш булачак", - диелә белдерүдә.

Кешеләр социаль челтәрләрдән файдаланучыларның игътибарын җәлеп итәргә тырыша һәм янган урманнар һәм кырлар фонында селфи бастыра.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас