+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 июль 2020, 07:50

Кое суына җитәме соң?!

Әмма авыл коеларының күбесе инде онытылып бара һәм ташландык хәлгә килә. Бу хакта социаль челтәрдәге “Инцидент-менеджмент” системасына мөрәҗәгать итүчеләр яза.

Әмма авыл коеларының күбесе инде онытылып бара һәм ташландык хәлгә килә. Бу хакта социаль челтәрдәге “Инцидент-менеджмент” системасына мөрәҗәгать итүчеләр яза.

Аскын районыннан Ализа Алексеева районның Кыйгазы авылындагы кое турында борчылып хәбәр итә:

"Авылның Кыр урамындагы кое авария хәлендә. Бу - минем әбинең дә, авыл халкының да бердәнбер чиста су чыганагы.
Кое 1970 елда төзелгән, төгәл датасын әби әйтә алмый. 2011 елда коеның кайбер өлешләре ремонтланды, әмма хәзерге вакытта кое ярым җимерек хәлдә."


Тиешле эшләр башкарылганнан соң, мондый җавап алынды:

"Вәгъдә ителгәнчә, 2020 елның 13 июлендә, Кыйгазының Кыр урамындагы коеның агач коймасын металлга алыштырдылар. Шулай ук 20 метр бау урынына тутыкмый торган корычтан эшләнгәне сузылды. Ихтирам белән, Аскын районы хакимияте башлыгы Ришат Дихин."

Фото: Наталья Пушкарева.


Читайте нас