Бу хәл 17 июль кичендә Балтач авылының Совет урамында булган. Юл полициясе мәгълүматларына караганда, "ВАЗ" автомобиле йөртүче 40 яшьлек ир 10 яшьлек малайны бәрдергән. Авыр җәрәхәтләр алган бала медиклар бригадасы килгәнче вафат булган.
Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтелгәнчә, юл-транспорт һәлакәте көчле яңгыр аркасында килеп туган шартларда килеп чыккан. Фаҗига шаһитлары урамда уйнаган балаларның яңгырдан куркып качып, өйләренә ашыкканлыгы турында сөйли.
Шофер алкотестерда тикшерелә һәм аның аек булы ачыклана. Хокук саклаучылар бәхетсезлек очрагы факты буенча тикшерүне башлаган.