Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров Бөрҗән халкына мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле Бөрҗән районы Колгана авылында яшәүчеләр! Янгын зонасының төньяк ягыннан урман янгынына локальләштерү максатында аерым участокны яндыру оештырылды, бу - кирәкле превентив чара. Төтеннең артуына аңлап карауларын сорыйбыз. Каршы янгын урман янгыны зонасына килеп җиткәннән соң төтен бетәчәк," - ди үз мөрәҗәгатендә Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.
"Кызганычка каршы, урман янгыннарын сүндерү өчен җайланмалар белән җиһазландырылган авиация техникасын, сулыкларның су алу параметрлары буенча җавап бирүче сулыклар ерак урнашу сәбәпле, кулланып булмый. Бөрҗән районында табигать янгыннары учакларын сүндерү өчен аеруча сакланылучы табигать территорияләренең, Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең, Гадәттән тыш хәлләр буенча Башкортстан дәүләт комитетының көчләре, урман җирләрен арендалаучылар, халык һәм волонтерлар төркеме җәлеп ителгән.
Торак пунктларны урман янгыны чыгу ихтималлыгыннан саклауны оештыру өчен тиешле структуралар тарафыннан даими дежурлык оештырылды. Гамәлдәге урман янгыннары таралуга юл куймау максатыннан, торак пункт тирәсендә минераллаштырылган полоса булдырып, сөрү үткәрелде. Шулай ук урман массивы һәм якын-тирә торак пункт арасында Үзән елгасы - табигый киртә бар. Торак пунктларга куркыныч юк.
Бүгенге көнгә табигый янгынны сүндерүдә катнашучы көчләр һәм чаралар төркеме 352 кешегә һәм техника 103 берәмлеккә кадәр арттырылган. Янгын куркынычы янаган чорны үтүне тәэмин итү буенча барлык чаралар
Башкортстан Хөкүмәте контролендә тора," - ди Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Альбина Галиуллина.
Фото: glavarb.ru