Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкортстан буенча Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең узара хезмәттәшлеге кысаларында урман янгыннары хәлен мониторинглау өчен авиаразведка үткәрелде.
Төп бурыч - торак пунктларны янгыннардан саклау. Бөрҗән районы торак пунктларына урман янгыны күчүне булдырмас өчен федераль янгынга каршы хезмәтнең Башкортостан буенча баш идарәсе бүлекчәләре тарафыннан даими ярдәм күзәтү (карау) тәэмин ителгән.
Белорет, Уфа, Күмертау һәм Стәрлетамак янгын-коткару гарнизоннарының, шулай ук Башкортстанның янгынга каршы хезмәтенең өстәмә көчләре һәм чаралары шул урынга китерелгән.
Уттан куркыныч янаган һәр торак пункт тирәсендә җир сөрелгән. Торак пунктларга янаулар юк.
Бүгенге көндә Бөрҗән районында 5 янгын учагының 1се Килдегол авылы янында тулысынча сүндерелгән, 1 янгын Саргай авылы янында локальләштерелгән.
Авиация ярдәмендә әлеге янгынны сүндерү нәтиҗәле түгел. Урман янгыннарын сүндерү практикасыннан чыгып, вертолеттан файдаланып су ташлауның интенсивлыгы 10-15 минуттан артмаска тиеш, югыйсә, яну яңадан кабына. Су чыганакларының ераклыгын исәпкә алып, әлеге максатка ирешү мөмкин түгел. Моннан тыш, түбәндәге янгыннарны сүндергәндә су җайланмаларыннан ташланган суның 30 проценты гына янгын чыганагына кадәр төшеп җитә, калган өлеше парга әйләнә һәм агач яфракларында тоткарлана.
Бу очракта авиацияне куллану шулай ук янгын сүндерүчеләр төркеме эшенә комачаулаячак һәм янгын урынында эшләүче шәхси составның хәвефсезлегенә янаячак. Бу вәзгыятьтә янгынны җирдән торып сүндерү - иң нәтиҗәле ысул.
Фото: glavarb.ru