Башкортстанда биологик кире элемтәле роботлаштырылган механотерапия өчен ике аппарат сатып алынган.
Алар терәк-хәрәкәт системасы бозылган балаларга ярдәм итәчәк. Республика Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, илдә җитештерелгән экзоскелетларны Республика балалар клиник дәваханәсенә һәм 17нче дәваханәгә тапшырганнар.
«Ел саен бездә якынча 60 бала шундый реабилитациягә мохтаҗ. Ике робот бу бурычны үтәр дип ышанам. Алар ярдәмендә безнең балалар көчле, нык, чыдам булып үсәчәк. Өстәвенә, балаларга бу "киборглар" бик ошады. Дөрес, аларга әлегә исем бирмәделәр. Ярдәм итәсезме?» - дип сорады үз абунәчеләреннән социаль челтәрләрдә төбәк җитәкчесе.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, экзоскелетлар сатып алу турындагы карар аерым балаларның әниләре белән аралашканнан соң кабул ителгән. Ата-аналар республикадан шундый кирәкле аппаратлар сатып алуны сорады, чөнки алар федераль исемлектә юк.
Фото: "Башинформ"