+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июль 2020, 18:45

Белореттагы янгынны сүндерүчеләргә ярдәмчеләр җыялар

Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Белорет районындагы янгын «Крак» янында яна, урман янгыннары техникасы үтү өчен авыр булган таулы-кыялы җирдә төп эш янгын сүндерүчеләр һәм җәлеп ителгәннәр тарафыннан кул көче белән башкарыла.

Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Белорет районындагы янгын «Крак» янында яна, урман янгыннары техникасы үтү өчен авыр булган таулы-кыялы җирдә төп эш янгын сүндерүчеләр һәм җәлеп ителгәннәр тарафыннан кул көче белән башкарыла.

Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген янгынга каршы 70 кеше, 18 берәмлек техника эшли. Авыр бульдозерлар периметр буенча янгынга каршы киртәләр булдыралар. Су китерүдә 4 янгын сүндерү автомобиле һәм 6 кече урман патруле комплексы эшли.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе хәбәр итүенчә, Белорет районының Каһарман авылында Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре даими киһү тора. Торак пункт тирәсендә минераллаштырылган полосалар әзерләнгән. Шулай ук урман массивы арасында Агыйдел елгасының табигый киртәсе дә бар. Яну торак пункттан 6 чакрымда бара. Торак пунктка куркыныч янамый.

Белорет районында янгыннарга бәйле рәвештә волонтерларны «Безнең хәстәрлек» линиясе буенча урманчыларга ярдәмгә җыялар. Иртәгә сәгать 12.30 да Цюрпа урамы, 17 адресы буенча җыен була. Волонтерларның Каһарман авылына баруы планлаштырыла. Уфада сайлау, инструктаж һәм эш өчен җаваплы Александр Толстыхның телефон номеры: +7 (961) 358-04-67. Белорет һәм Каһарманда җаваплы Андрей Иванютаның телефон номеры: 8 (917) 793-61-80.

Транспорт белән тәэмин итү, туклану һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүне "Бердәм Русия" партиясенең Башкортстан башкарма комитеты каршындагы «Безнең хәстәрлек» үзәге дирекциясе үз өстенә ала.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас