+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июль 2020, 16:10

Безнең табибларны Кыргызстанда көтәләр

Русия табибларының бер төркеме коронавирус белән көрәштә хезмәттәшләренә ярдәм итү өчен Кыргызстанга киләчәк, дип хәбәр итте РИА Новости.

Русия табибларының бер төркеме коронавирус белән көрәштә хезмәттәшләренә ярдәм итү өчен Кыргызстанга киләчәк, дип хәбәр итте РИА Новости.

Кыргызстан Президенты Сооронбай Жээнбеков һәм Русия Президенты Владимир Путин арасында берничә килешүгә ирешелде. Русия пандемия нәтиҗәләренә каршы көрәшкә юнәлдерелгән уртак чараларны башлады, дип билгеләп үтәләр Тышкы эшләр министрлыгында.

"Яклар тарафыннан Кыргызстанга Русия табибларының зур төркемен җибәрү мәсьәләсе карала. Аерым алганда, Кыргызстанның медицина учреждениеләрендә эшләү һәм консультатив ярдәм күрсәтү өчен Башкортстаннан 51 кешедән медицина персоналы командасы формалаштырылган инде",-дип белдерә матбугат хезмәте вәкиле.

Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы бәяләвенчә, республикада эпидемиологик хәл бик катлаулы булып кала. Кыргызстанда коронавирус очракларының гомум саны 25047гә җиткән, 858 кеше үлгән.

Фото: bbc.com
Читайте нас