Аңа нибары 19 яшь булган...
17 июльдә йөзү буенча Русиянең спорт мастеры, 19 яшьлек Руслан Шәрипов вакытсыз вафат булды. Бу хакта республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Яшь спортчы начар ишетүчеләр категориясендә чыгыш ясаган һәм зур нәтиҗәләргә ирешкән. Ул - Башкортстан җыелма командасы әгъзасы һәм Русия чемпионатының көмеш медале иясе.
«Башинформ» агентлыгының аноним чыганагы сүзләренә караганда, егет Башкортстан Республикасы Паралимпия резервы спорт адаптив мәктәбендә тәрбияләнгән. Соңгы вакытта Руслан матди кыенлыклар кичергән һәм үзен, туганнарын туендыру өчен такси хезмәте күрсәткән.
Спортчы аномаль эсседә дүрт тәүлек буена клиентлар ташыган. Җомга көнне таксида чираттагы сменадан соң йөзүче өенә кайткан һәм аның йөрәге туктаган...
Фото: "Башинформ"