+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 июль 2020, 03:11

Суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү зарур

Хөкүмәттә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында су объектларында кешеләрнең батып үлүе мәсьәләсе тикшерелде.

Хөкүмәттә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында су объектларында кешеләрнең батып үлүе мәсьәләсе тикшерелде.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов китергән оператив мәгълүматлар буенча, 17 июльгә республика сулыкларында 138 кеше, шул исәптән 13 бала, батып үлгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 69 кешегә күбрәк.
Суда иң күп һәлак булучылар Уфа, Стәрлетамак, Әлшәй, Баймак, Белорет, Краснокама, Мәләвез, Иглин һәм Уфа районнары территорияләрендә теркәлгән.
Эссе һава торышы һәм пандемия нәтиҗәсендә чит илләргә чыгу тыелу белән бәйле, республиканың су объектларында ял итүчеләр саны уртача өч тапкыр артты. Моннан тыш, кешеләр еш кына исерек хәлдә су керә.
Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә, су коену сезоны башлануга барлыгы 113 пляж әзерләнергә тиеш иде. Әмма барысында да бу эш тиешле дәрәҗәдә башкарылмаган. 17 июльгә республиканың 37 муниципалитеты территориясендә 85 пляж аттестация үткән. Тугыз районда бер генә пляжда да бу эш башкарылмаган. Бу районнарда 14 кеше батып үлгән.
Утырыш барышында суда батып үлүчеләр иң күп теркәлгән районнар хакимияте башлыклары чыгыш ясады.
Вице-премьер барлык муниципалитет башлыкларына пляжларны ачу буенча эшне тәмамларга, су объектларында профилактик рейдлар һәм патрульләр санын арттырырга, шулай ук, барлык елгалар һәм сулыклар ярлары буенда, суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә өндәп, аудио мөрәҗәгать оештырырга кушты.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас