+27 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июль 2020, 12:12

Башкортстан тыюлыгында янгын тулысынча сүндерелгән

Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов Урал аръягындагы урманнарга авиация ярдәмендә патрульлек итте.

Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов Урал аръягындагы урманнарга авиация ярдәмендә патрульлек итте.

Ул республикада урман янгыннарына бәйле вәзгыять турында хәбәр итте. Иң мөһим яңалык - Башкортстан тыюлыгында кичә 21.20 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән.

Көн дәвамында алты янгын бетерелгән, шуларның икесе - Әбҗәлилдә, икесе Белорет һәм берсе Мәләвез районнарында. Белорет һәм Бөрҗән районнарында өч янгын тиздән сүндереләчәк. Торак пунктларга янаулар юк.

Кичә 20.30 сәгатьтә Белорет районында янгын чыккан урыннарда явым-төшем булмады, янә яшен фронты узды. Бүген биредә янгын сүндерү эшләренә 286 кеше һәм 64 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас в