+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 июль 2020, 08:28

Республика юлларында янә бер авария...

Юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше, шул исәптән бала да, зыян күргән.

Башкортстанның Миякә районындагы Чишмә – Кыргыз-Миякә юл чатында ике Volkswagen Polo автомобиле катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган.

Һәлак булучылар юк. Ләкин 6 кеше, шул исәптән 2012 елгы бала, зыян күргән. Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәктәге көчләре оператив рәвештә юнәлтелгән.

Зыян күрүчеләр Миякә районының үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Юлларда игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм тизлек режимын үтәргә киңәш итәбез.


Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Читайте нас