Башкортстанның Мәчетле районында 23 июльдә иртәнге 04.00 сәгатьтә җиңел автомобиль һәм йөк машинасы катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган.
ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 45 яшьлек ир идарә иткән "Лада Ларгус" һәм 51 яшьлек ир идарә иткән "Volvo" йөк машинасы бәрелешкән.
Җиңел автомобиль йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән. Ведомство мәгълүматлары буенча, бер тәүлек эчендә ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 2200 очрагы ачыкланган һәм 26 исерек машина йөртүче тоткарланган.
Юлларда игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм тизлек режимын үтәргә киңәш итәбез.