+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 июль 2020, 07:24

“Инцидент”ка рәхмәт!

Аның ярдәмендә чокырлар ямала, зиратлар төзекләндерелә.

Аның ярдәмендә чокырлар ямала, зиратлар төзекләндерелә.

Уфа кызы Лариса Судницина социаль челтәр аша республика Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. “Сез чокыр-чакырларны ямау төгәлләнеп килә дисез лә ул, әмма Эшче хәбәрчеләр урамының 2/7 һәм 2/9нчы йортлары арасында ул хәтта башланмады да. Бер машина гына ватылмады инде бу юлда. Киров районы хакимиятенә мөрәҗә­гать итү бернигә дә китермәде, хәтта җавап та бирмәделәр. Безнең ихата бик пычрак, ә юллар юк”, — дип хәбәр итә башкалада яшәүче ханым.

Әлеге хәбәрне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән һәм мөрәҗә­гатьне Уфаның Киров районы хакимия­тенә җибәргәннәр. Хакимият хезмәткәр­ләре мәсьәләне бик тиз һәм оператив хәл иткән.
Чокырлар ремонты темасы хәзер халыкны бик борчый, алар турында еш язалар. Без бу мөрәҗәгатьләрне оператив рәвештә тикшерергә тырышабыз, ди Башкортстан Башлыгы Хакимияте каршындагы социаль челтәр­лә­ргә мөрәҗәгатьләр буенча эшче төркем хезмәткәре Урал Рисов.
Эшче хәбәрчеләр урамы буенча 2/7 һәм 2/9нчы йортлар ихатасында да мәсьәләне тиз хәл иттеләр. Анда эшчеләр һәм авыр техника килде. Һәр чокырны аерым ямамыйча, яңа асфальт салырга булдылар.
Киров районының төзекләндерү буенча хезмәте тарафыннан торак йортларга якын булган урам-юл челтәрлә­ренә асфальт җәю, шулай ук каток яр­дәмендә төзекләндерү эшләре башкарылган.
Агымдагы төзелеш сезоны башланганнан бирле Киров районының коммуналь хезмәткәрләре 40 мең 400 квадрат метр участокта 6 мең 700 тоннага якын асфальт-бетон катнашмасы салган. Эшләр дәвам итәчәк.
Көн саен “Инцидент-менеджмент” программасы бөтен республика буенча йөзләгән мөрәҗәгатьне терки. Кайбер мәсьәләләр берничә көн дәвамында хәл ителә. Җитдирәк мөрәҗәгатьләр күбрәк вакытны ала, әмма халыкның үтенече канәгатьләндерелгәнче алар контрольдән төшерелми.
Нефтекама халкы социаль челтәр­ләрдә шәһәр зиратына алып баручы юлның начар торышына зарланган. “Кутлинка торак пункты зиратында асфальт кайчан ремонтланачак? Керү юлында да, зиратның үзендә дә тәртип юк”, — дип яза Земфира Гайнуллина.
Мөрәҗәгатьне “Инцидент” системасы теркәгән.
“Шәһәр зиратына юл ремонтланды. Шулай ук парковка урыннарын төзек­ләндерделәр һәм киңәйттеләр, юлга тамгалар төшерделәр, мәгълүмати стенд урнаштырдылар. Зиратның мәйданы арттырылды”, — дип җавап бирә Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Зәбир Габдуллин.
Дүртөйле шәһәреннән Илгиз Казаев Зәйләлов урамыннан Зарипов урамына кадәр юлны ремонтлау белән кызыксына. “Юлны эшли башлар өчен нәрсә булырга тиеш соң ул? Яңгырдан соң анда керерлек түгел”, — дип яза автор.
Дүртөйле шәһәре хакимиятеннән килгән җавапта июньдә Зәйләлов урамы буенча күптән көтелгән юл объектын сафка кертүләре турында әйте­лә. Шунда ук тротуар да барлыкка килгән. Былтыр биредә инженер коммуникацияләре алыштырылган, яктырту баганалары күчереп утыртылган, комташ салынган булган, быел исә юл асфальтланган.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас