Аның һаман табылмавы турында бүген иртән генә язган идек. Сабыйны биш тәүлек буена эзләделәр.
Нуриман районының Салдыбаш авылында юкка чыккан 10 яшьлек Екатерина Столбованы эзләү төгәлләнде. Баланың үле гәүдәсе бүген табылган. Аңа елганың икенче ярына чыгып барганда көтүче юлыккан.
Билгеле булуынча, кыз 19 июльдә, яр буенда балык тотучы апасы янына барганда югалган иде. Баланы биш тәүлек буена эзләүдә «Лиза Алерт» оешмасы волонтерлары, ирекле ярдәмчеләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм битараф булмаган авыл кешеләре катнашты.
Кызганычка каршы, сабыйның исән булуына өметләр акланмады...
Фото:bashinform.ru