+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 июль 2020, 13:30

Владимир Путин Рамзан Кадыйровны котлаган

Чечня Башлыгын АКШ дәүләте "кара исемлеккә" керткән иде.

Чечня Башлыгын АКШ дәүләте "кара исемлеккә" керткән иде. Рамзан Кадыйров Росгвардиянең генерал-майоры булды. Берничә көн элек АКШ Дәүләт департаменты аны "кара исемлек"кә кертте һәм Чечня Башлыгына һәм аның гаилә әгъзаларына илгә керүне тыйды, моңа Кадыйров кулларында пулеметлар булган фотография белән җавап бирде. Президент Владимир Путин Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйровка генерал-майор званиесен бирде. Бу хакта "ВКонтакте"дагы битендә Кадыйров үзе хәбәр итте. "Кичә мин Русия Президенты, Югары Башкомандующий Владимир Путиннан звание бирелү уңаеннан шәхсән котлау кабул иттем. Телефон сөйләшүе вакытында Президент указны үзе укыды һәм мине бу вакыйга белән котлады, алга таба уңышлар теләде. Бу - бик югары бәя ", - дип язган Кадыйров. Моннан тыш, Чечня Башлыгын Эчке эшләр министрлыгы структурасыннан Росгвардиягә күчерделәр. Фото:gazeta.ru
Читайте нас