+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 июль 2020, 14:25

200гә якын кеше стационарда дәвалана

Коронавирус белән авыручылар соңгы тәүлектә 36га артты.

Коронавирус белән авыручылар соңгы тәүлектә 36га артты.

Республика стационарларында әлеге вакытта коронавирус инфекциясе белән авыручы 193 кеше бар, шуларның 34е — авыр хәлдә, дип хәбәр итә төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы. Амбулаториядә 1 490 кеше дәвалана.

Пандемия башланганнан бирле республика дәваханәләреннән 4 832 кеше сәламәтләнеп чыккан. Аларның 25е — соңгы тәүлек эчендә.

Моннан тыш, агымдагы елның мартыннан төбәктә барлыгы 529 мең тикшеренү үткәрелгән, аларның 6 меңнән артыгы — узган тәүлектә.

“Республикада тәүлек эчендә, шулай ук дәваханәдән тыш, пневмониянең 98 очрагы теркәлгән, — дип белдерә Сәламәтлек саклау министрлыгы. — Шул ук вакыт эчендә стационарга пневмония белән кергән 122 кеше сәламәтләнеп чыккан".

25 июльгә Башкортстанда 6 536 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән, аларның 36сы — соңгы тәүлектә.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас