+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 июль 2020, 13:00

65 яшьтән өлкән кешеләргә мәҗбүри изоляция режимы озайтылды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга чираттагы үзгәрешләр кертте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга чираттагы үзгәрешләр кертте.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус аркасында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, азык-төлек, дарулар, элемтә салоннарына, бакча һәм дача участокларына, зиратларга бару очракларыннан тыш, 9 августка кадәр мәҗбүри изоляция режимын озайтты. Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Башкортстан территориясендә яңа коронавирус (COVID-2019) таралу хәвефе белән бәйле "Югары әзерлек" режимын керту турында"гы Указга тиешле үзгәрешләр кертелде.

Моннан тыш, Башкортстанга килгән чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган кешеләр, шулай ук чит дәүләтләрдән чит ил рейслары белән килгән русиялеләр өчен 14 көнлек үз-үзеңне изоляцияләү режимы саклана.

"Балаларны дәвалаучы аерым профилакторийлар һәм санатор-сәламәтләндерү лагерьларының, шулай ук аерым балалар сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьларының, хезмәт һәм ял лагерьларының эшчәнлеге, санитар-эпидемиологик хәлдән чыгып, коронавирус йогышын кертмәү һәм таратуны булдырмау буенча оператив штаб карары нигезендә яңартылачак", — диелә республика Башлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фото: news.myseldon.com
Читайте нас