Ярышлар бик киеренке үтте. Русия хәрбиләре Тыва Республикасының "Кара-Хаак" тау полигонында "Атлы марафон-2020" гомумармия команда конкурсын уздырды. Ярышлар ике өлештән торды: «Озын дистанциягә атлы марафон» һәм «Катнаш эстафета». Беренче этапта конкурста катнашучылар катлаулы юллар буенча 130 километрлы маршрутны узарга, ә икенче этапта минималь вакыт эчендә 7 километрлы каршылык полосасын җәяү үтәргә һәм штрафларны булдырмаска тиеш иде. Марафон нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәне Үзәк хәрби округның тау укчылары күрсәтте, 2нче урынны Рязань югары һава-десант команда училищесы курсантлары (гвардия бүлеге командиры, сержант Вячеслав Горчаков Стәрлетамак шәһәрендә туып-үскән, Русия Герое А. В. Доставалов исемендәге Башкорт кадет корпусын тәмамлаган) яулады. Ә финишка өченче булып Көньяк хәрби округы вәкилләре килде. Августта ярышларда җиңүчеләр Армия халыкара уеннарында (АрМИ-2020*) Русия Федерациясе Кораллы Көчләре исеменнән чыгыш ясаячак. Фото:glavarb.ru