+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 Июля 2020, 20:05

Бердәмлек янгынны да җиңә!

Республика урманнары янгынын сүндерүдә бик күпләр катнашты.

Республика урманнары янгынын сүндерүдә бик күпләр катнашты. Республиканың көньягындагы урман янгыннарын, ниһаять, сүндерделәр. Әйтергә кирәк, бу эштә кулыннан килгән һәркем катнашты. - Без Каһарман авылы янындагы янгынны сүндерүдә катнаштык. Әгәр дә бергәләп урманны сакларга тотынмасак, янгынның кая кадәр барып җитәчәген күз алдына китерү дә кыен, - ди Суфиян Ишмөхәммәтов. - Белорет районы хакимияте башлыгы сорагач, шунда ук ярдәмгә ташландык. Әйтергә кирәк, мондый янгыннарны сүндерүдә беренчегә генә катнашмыйбыз. Шуңа да тәҗрибә булгач, курку хисе дә булмады, - ди урындагы спорт мәктәбе тренерлары. Чыннан да, бердәмлектә - көч. Зыян күргән территорияләрнең район башлыклары бу янгынны сүндерүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Фото:glavarb.ru
Читайте нас