Радий Хәбиров бүген студиянең эшчәнлеге белән танышты. 24 июльдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров компьютер графикасы һәм анимация өлкәсендә эшләүче “Муха” иҗат студиясе мәйданчыгында булды. Республика җитәкчесе 50 кешелек коллективның эш шартларын бәяләде, шулай ук компаниянең перспектив иҗат проектлары белән танышты. 1990 елда нигезләнгән "Муха" студиясе Русия компьютер графикасы базарында лидерларның берсе булып тора. Аның продукциясе - фильмнар, реклама роликлары, видеоклиплар, телевизион заставкалар һәм спецэффектлар - медиатирәлектә киң популярлык казана. Бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәте заказы буенча студия "Төньяк амурлары" тулы метражлы мультфильм өстендә эшли. Визит барышында төбәк җитәкчесе мультипликация тармагын алга таба үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Анда, аерым алганда, республика Хөкүмәте тарафыннан «Муха» студиясенә ярдәм итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Әйтергә кирәк, кичә Радий Хәбировның «Союзмультфильм» киностудиясе директоры Борис Машковцев белән очрашуында «Муха» студиясе белән хезмәттәшлекне үстерү һәм Башкортстан масштабында анимациянең иң яхшы үрнәкләренә ярдәм чараларын карадылар. “Союзмультфильм” балалар иҗатын пропаандалый - тематик лагерьлар, балалар үзәкләре һәм кинофестивальләр оештыра. Боларның барысын да тулысынча Башкортстан Республикасы территориясендә тормышка ашырырга мөмкин. Бу юнәлештә «Муха» студиясе белән берлектә рәссам Камил Бузыкаев эшли. Ул шулай ук киңәшмәдә катнашты. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров «Муха» студиясе җитәкчелегенә Уфада төзелә торган «IQ-парк» технопаркы резидентлары арасына керергә тәкъдим итте, аны 2021 елда ачу планлаштырыла. Ул Зәки Вәлиди, 32А урамында урнашачак. Бу - Башкортстан Хөкүмәтенең һәм “Сколково” фондының уртак проекты. Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында республика Башлыгы шулай ук Башкортстанда яшәгән тарихи шәхесләр, шулай ук актуаль социаль реклама турында анимацион фильмнар булдыруны атады. - “Муха” студиясе - визит карточкаларының берсе һәм республикабыз горурлыгы. Аның эшчәнлегенә элек тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмәгәннәр дип саныйм, - диде Радий Хәбиров. - Без уртак эшне башладык инде, таяну һәм алга үсешү нокталарын билгеләдек. Фото:glavarb.ru