+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 июль 2020, 17:00

Фонтаннар авылларда да булачак!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика шәһәрләрендә һәм авылларында Уфадагы Биюче торналар кебек фонтаннар төзелешен анонслады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика шәһәрләрендә һәм авылларында Уфадагы Биюче торналар кебек фонтаннар төзелешен анонслады.

Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итте. Ул шулай ук әле фонтан янында булмаган һәркемгә, бигрәк тә балалары булган гаиләләргә, аны барып карарга тәкъдим итте.

«Әле балалары белән һаман да анда булмаган кешеләргә бик тә киңәш итәм. Төсле музыкаль тамаша 21.30дан 22.00гә кадәр була. Без Уфада, республиканың башка шәһәрләрендә һәм авылларында тагын берничә шундый объектлар төзиячәкбез. Яхшы ял көннәре телим!», - дип язган ул "Facebook"тагы битендә.

Башкортстан Башлыгы шулай ук Дүртөйледәге фонтанны реконструкцияләү турында язган.

"Фонтанның 26 кубометрлы ун метрлы бассейны гранит таштан эшләнгән. Без иске фонтанны реставрацияләдек, тарихи уникальлекне саклап калырга тырыштык, әмма заманча таләпләрне исәпкә алдык. Мәйданның калган зоналарын төзекләндерделәр. Проект буенча яңартылган фонтан элек өч кызлы фонтан булган җирдә диярлек төзелгән. Алар әлегә Мәдәният сарае фойесын бизи, әмма тиздән кызларны элекке урыннарына кайтарачакбыз. Дүртөйлелеләр моны бәяләр дип уйлыйм», — дип билгели республика җитәкчесе.

Фото: ufa1.ru
Читайте нас